Чүпрәледә тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшыру дәвам итә

2020 елның 17 марты, сишәмбе

   Бүген, 17 март көнне, Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, юбилей медальләре Түбән Каракитә авылында яшәүче Рушания Хәкимовага һәм Татар Бизнәсендә авылында туып-үскән Мегафура Сәлахетдиновага тапшырылды. Бүләкләрне район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Марс авыл җирлеге башлыгы Рафик Җамалетдинов тапшырдылар.

   Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов һәм Борындык авыл җирлеге башлыгы Владислав Ранцев бүген Борындыкта гомер итүче тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып, юбилей бүләкләре тапшырдылар.

   Җитәкчеләр тыл ветераннарының сәламәтлеге белән кызыксынды, хәерле озын гомерләр теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International