Татарстан Росреестры яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү максатыннан гражданнарны кабул итүне туктата

2020 елның 17 марты, сишәмбе

   Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү максатыннан 18 марттан башлап барлык бүлекләрдә гражданнарны кабул итүне туктата.

   Кертелгән чикләүләргә бәйле рәвештә гражданнарга консультация бирү Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында күрсәтелгән телефоннар буенча башкарылачак.  Гражданнар мөрәҗәгатьләре почта аша һәм электрон почта аша кабул ителәчәк: rosreestr.tatarstan.ru. 

   Шулай ук исегезгә төшерәбез, күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле барлык сораулар буенча да Росреестрның 8(800)100-34-34 колл-үзәге бердәм түләүсез белешмә телефоны буенча консультация алырга була.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International