Чүпрәле районы өлкәннәре Россия Президенты Владимир Путиннан котлаулар алуларын дәвам итәләр.
Бүген үзенең юбилей көнендә Югары Каракитә авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Минюр Кашафетдин кызы Хәйсарова да Кремльдән котлау хаты алды. 90 яшьлеге белән аны район Башлыгы Марат Гафаров котлады: "Сезнең 90 яшьлегегез олы вакыйга. Сез тарихи вакыйгаларда катнашып, киләчәк буын өчен хезмәт иткән чор кешесе. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек телим! Юбилеегыз белән!", - диде.
Марат Гафаров РФ Президентының котлау открыткасын һәм үз исеменнән бүләк һәм чәчәкләр тапшырды. Минюр апага визит кысаларында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медале да тапшырылды.
Юбилярны шулай ук Марс авыл җирлеге башлыгы Рафикъ Җамалетдинов, укучылар, мәдәният йорты хезмәткәрләре дә котлады. Алар юбилярга сәламәтлек, бәхет һәм якыннарының кайгыртучанлыгын теләделәр.
Якын кешеләренең юбилей бәйрәменә балалары, оныклары, оныкчыклары да кайткан иде. Бүгенге көндә Минюр апа улы Җәүдәт белән яши. Алар тормыш иптәше белән 10 бала үстергәннәр, бүгенге көндә бишесе исән.
Минюр апаның язмышы бик катлаулы була. Ул кечкенәдән әнисез кала, әтисен фронтка алалар. Аннан ул кайтмый. Минюр апа әбисе тәрбиясендә үсә. Ә бүген исә ул бик бәхетле, җитәкчеләргә, кунакларга хөрмәтләре өчен рәхмәт белдерде.