15 март көнне Зур Чынлы авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Мансур Гариф улы Хисаметдиновны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм авыл җирлеге Башлыгы Фаил Фәтхуллов пенсионерга район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк, изге теләкләр һәм Россия Президенты Владимир Путин исеменнән шәхси котлау сүзләре белән язылган телеграмманы шәхсән өенә килеп тапшырыдлар.
Дәүләт Башлыгы мөрәҗәгатендә Мансур Хисаметдиновка "Сез - легендар җиңүчеләр буыны" диелгән. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, ветеранның тормыш юлы яшьләр өчен, безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.
Айрат Җәлалов Мансур абый Хисаметдиновның 90 еллыгы барлык чүпрәлеләр өчен ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм районыбызның 90 еллыгы кысаларында әһәмиятле вакыйга булуын билгеләп үтте. Ул ветеранга Ватаныбыз хакына намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм аңа нык сәламәтлек теләде.