Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, 13 март көнне Матак авыл җирлегендә юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды. Тантанада район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов, шулай ук авыл җирлеге Башлыгы Валерий Михайлов катнашты. Тыл хезмәтчәннәренә сугыш елларында тылдагы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр, сәламәтлек, тыныч күк йөзе теләделәр.
Чарага килә алмаучыларга бүләкләрне җитәкчеләр өйләренә барып тапшырдылар.