2020 елның 20 мартында "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә Россия юристлары Ассоциациясе белән берлектә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла. Бу көнне халыкка адвокатлар, нотариуслар, Пенсия фонды һәм техник инвентаризация бюросы белгечләре консультацияләр үткәрәчәк.
Чүпрәледә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урамы, 14 А адресы буенча узачак.
Белешмәләр өчен телефон: 2-20-95.