Чүпрәле районында Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә. Бүген, әлеге тантана кысаларында, чаралар Марс урта мәктәбендә һәм Татар Бизнәсе мәдәният йортында узды. Анда район Советы Аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов һәм авыл җирлеге башлыгы Рафикъ Җамалетдинов катнашты.
Җитәкчеләр тыл хезмәтчәннәренә сугыш елларында фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр, сәламәтлек, тыныч күк йөзе теләделәр.
Укучылар тыл ветераннары өчен концерт номерлары әзерләделәр, соңыннан алар өчен чәй өстәле дә әзерләнгән иде.