Озак еллар районыбызның чәчәк атсын өчен хезмәт куйган ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен юбилей белән котлау традициясе дәвам итә.
Районыбызның Зур Чынлы авылында гомер итүче Сания Сафи кызы Ханзярова бүген шундый ихтирамга лаек булды. Аңа 90 яшь тулды. Бу истәлекле дата белән аны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов һәм Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фаил Фәтхуллов котладылар. Кунаклар юблярга нык сәламәтлек, аяз күк йөзе һәм якыннарының кайгыртучанлыгын тоеп тагын күп еллар гомер итүен теләп, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән чәчәкләр белән истәлекле бүләк тапшырдылар.