Тыл ветераны Зәйнә Мәүлихановага Җиңүнең 75 еллыгы юбилей медале тапшырылды

2020 елның 13 марты, җомга

   Чүпрәле районында Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә. Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен мәктәпләрдә, мәдәният йортларында тантаналар оештырыла. Сәламәтлекләре какшаган булу аркасында мондый тантаналарда катнаша алмаучыларга юбилей медальләре өйләрендә тапшырыла.

   12 март көнне Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге Башлыгы урынбасары Рамил Низамов тыл хезмәтчәне Зәйрә Халик кызы Мәүлиханованың өендә булдылар һәм аңа Җиңүнең 75 еллыгы юбилей медален, чәчәкләр тапшырдылар. Җитәкчеләр сугыш елларында фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек, тыныч күк йөзе теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International