Мунчәли авылында яшәүче Бибинур Феткуллованы 95 яшьлеге белән котладылар

2020 елның 13 марты, җомга

       Юбилярны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов һәм авыл җирлеге башлыгы Валерий Михайлов килделәр.

     Бибинур апага Россия Президентының котлавын һәм район Башлыгының бүләген җиткерделәр. Шулай ук, юбиляр бу көнне Җиңүнең 75 еллык юбилей медале белән дә бүләкләнде.

        Мунчәли авылында туган Бибинур апаның язмышы җиңелләрдән булмый. Әнисен ул бөтенләй хәтерләми. Алтынчы туганы дөньяга килгәндә, әниләре вафат була. Шулай итеп, өй тулы бала ятим калалар алар. Әтиләре башкага өйләнеп, алар янына тагын биш туган арта.

        Бибинур апа кече яшьтән үк олылар кул арасына керә. Хәленнән килгән хезмәтне башкарып, ипилек булса да ярар, дип эшли.

     - Сугыш елларында исә яшь кызларны барысын да нинди эш бар иде, шунда куштылар. Ул елларда тимер юл төзүгә, аеруча күпләп яшьләрне озаттылар. Мин дә шулар арасында йөрдем. Торф эшендә дә булдык, Казандагы хәрби заводта да эшләдек. Кыскасы, кая куштылар, шунда булдык. Авыр булса да түздек, нишлисең, вакыты шундый иде, - ди Бибинур апа.

       Тормыш иптәше Адельназ белән алар Тула шәһәрендә шахтада танышалар, гаилә коралар. Өч балалары да шунда туып, үсәләр. 1960 елда Мунчәли авылына кайтып төпләнәләр, биредә төпчек уллары Иршат туа.

       Бүгенге көндә Бибинур апа улы Иршат белән килене Сания тәрбиясендә яши.

      - Соңгы ике елда гына бәрәңге бакчасына чыкмый башлады әле. Әни бик уңган безнең, бер дә тик тормый. Өйдә булса да нидер булышырга, ярдәм итәргә аның теләге, - ди кайнанасы хакында Сания ханым.

      Балалары, оныклары да төп нигезгә кайтып куандырып торалар. Бибинур апаның нәсел дәвамчылары да байтак. Туган көне уңаеннан мәҗлес табыны корып, юбиярны котларга кайтканнар иде. Туган нигезнең нуры, куанычы булып, хәерле гомерләр кичерүен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International