Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Зур Аксу авылында яшәүче тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырылды. Чарада район Башлыгы Марат Гафаров катнашты.
«Безнең районнан фронтка 14000 мең кеше китте. Кызганычка каршы, аларның яртысы гына исән-сау кайтты. Хәзерге вакытта районда сугышта катнашкан биш кеше генә яши. Җиңүне якыйнатыр өчен яу кырында гына түгел, тылда, колхозларда, совхозларда, заводларда да күп эш эшләгәнен барыбыз да беләбез. Бүген мин сезгә сугыш елларында күрсәткән хезмәтегез һәм патриотизмыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм һәм сезнең алда баш иям», – диде үз чыгышында Марат Ринатович һәм
Вера Храмова, Әлфия Алимова, Марфа Квасова, Иван Петруковка, Александра Никоноровага юбилей медальләре тапшырды.
Чүпрәле районы Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге Башлыгы А.В. Храмов Ярмушова Ольга Степановна янында кунакта булдылар. Ольга Степановна да тыл ветераны, сәламәтлеге буенча ул медальне бүләкләү тантанасында катнаша алмады.