Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Данис Сатдинов һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов бүген Городище авыл җирлегендә булдылар һәм тыл ветераннары Николай Мелкин, Елена Кузнецова, Гөлҗиһан Калашникова һәм Несимә Низаметдинова (Яңа Чекур авылы), Ольга Шихранова, Нина Алянова, Мария Нягусова, Алексей Кадуков һәм Александра Мигулинага (Городище авылы) «1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшырып, нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм тыныч күк йөзе теләделәр.
Шундый ук юбилей медальләре Зур Чынлы авылында да тапшырылды. Тыл хезмәтчәннәренә район Башлыгы исеменнән рәхмәт сүзләрен Совет Аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов җиткерде, сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр теләде.