Чүпрәледә Бөек Җиңүнең юбилей медальләрен тапшыру тантаналары башланды

2020 елның 3 марты, сишәмбе

   Бөек Җиңүгә – 75 ел! Шактый гына еллар узса да, сугыш елларының авырлыгы, илебезгә китергән кайгысы хәтерләрдән җуелмый.  Аеруча  өлкәннәребезнең истәлекләрендә дә ачык чагыла ул.

   Бу көннәрдә районда Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш ветераннарының тол хатыннарына, концлагерь тоткыннарына Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медальләре тапшырыла башлады.  Район буенча барысы 398 чүпрәлеле  "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" юбилей медальләрен алачак.

   Авыл җирлекләрендә юбилей медальләрен тапшыру чарасы иң беренче булып Алешкин-Саплыктан башланды. Тыл ветераннарын хөрмәтләү уңаеннан әзерләнгән тантана урта мәктәп бинасында узды. Ветераннарга үзләренең  җылы теләкләрен район Башлыгы Марат Гафаров, Казан шәһәреннән килгән социаль иминият фонды җитәкчесе Павел Лоханов җиткерде.

   - Утлы елларның бөтен авырлыгын үз җилкәләрегездә күтәреп, Җиңү көнен якынайту өчен куйган батырлыгыгыз өчен тирән хөрмәтебезне  җиткерәбез. Җиңү өчен сез колхозда, тылда олы хезмәт куйгансыз, алны-ялны белми эшләгәнсез, рәхмәт сезгә, - диде Марат Гафаров, медальләрне тапшырып.

   Тантанага 8 исән тыл хезмәтчәненнән бары тик икәүләп: Татьяна Столярова һәм Мария Васильева килгән иделәр. Икесенең дә гомере аыл җирендә, тырыш хезмәт белән узган.

  Укучылар сугыш елларын  һәркемнең күлендә җырлар, театрльләштерелгән тамаша аша яңарттылар.

   Җиңү медальләрен тапшыру тантаналары барлык авыл җирлекләрендә дә оештырылачак. Чарага килә алмаучыларга район җитәкчеләре өйләренә барып бүләкләрне тапшырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International