«Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Чүпрәле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе, Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин чүпрәлеләрне кабул итте.⠀
Депутатка мөрәҗәгать итүчеләрнең сораулары, беренче чиратта, су белән тәэмин итү, торак шартларын яхшырту мәсьәләләренә кагылды. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә аңлатмалар бирелде һәм консультатив ярдәм күрсәтелде.