Чүпрәле районында яшәүче Галия ханым Вәлиханова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

  Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында яшәүче Галия Мирзаян кызы Вәлиханова бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте һәм шул уңайдан, ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов, Яңа Ишле авыл җирлеге секретаре Гелия Низаметдинова исеменнән җылы котлаулар кабул итте. Кунаклар юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет теләделәр.

   Еллар узган саен юбиляр күңел күтәренкелеге югалтмый, авыл вакыйгаларыннан хәбәрдар булып яши. Хөрмәтле ветранны котларга күршеләре, якыннары да җыелган иде. Галия апа аның белән бәйрәм мизгелләрен уртаклашучыларга бик шат иде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International