Күчмә кубокны Уби авыл җирлеге командасы яулады

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

   Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Вагыйз Алиуллов истәлегенә узган чаңгы ярышларында күчмә кубокны Уби командасы яулады.

   Ярышларны ачу тантанасына Вагыйз Алиулловның ике улы Вилсур һәм Руслан, аның дуслары һәм вакытында бергә эшләгән җитәкчеләр бар иде. Алар районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы һәм тагын башка авылларда җитәкче булып хезмәт иткән Вагыйз Сибгатулла улы белән бәйле мизгелләрне искә тошерделәр, Чүпрәле районының авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән лаеклы өлеше, спорттагы  казанышлары турында сөйләделәр.

  Ярышлар тәмамлангач, җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Урыннар яулаган спортчылар диплом, медаль, премия белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International