Хезмәт ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

   Шушы көннәрдә Түбән Каракитә авылында яшәүче хезмәт ветераны Мөкәррәм Хәнәфи улы Шакиров 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район Башкарма комитеты Җитәкчесе Данис Сатдинов һәм Марс авыл җирлеге башлыгы Рафик Җамалетдинов килделәр. Кунаклар юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Котлау хатын һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырдылар.

   Мөкәррәм абый гомере буе урман хуҗалыгында, заводта эшли. Аның трмыш иптәше Сания апа да заводта эшләгән. Алар ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Аларның берсе шәһәрдә яши, ә икенчесе балачактан инвалид, әти-әнисе белән яши.

    Мөкәррәм абый бик шат күңелле һәм позитив кеше. Әңгәмә барышында ул үзенең тормышы, яшьлеге турында сөйләде. Визит һәм игътибар өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International