2020 елның 11 мартында хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны эшлиячәк. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.
"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.
Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.