Чүпрәле районында «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел…» проектын тәкъдим иттеләр

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

   Татарстан Республикасында «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» дигән социаль-гуманитар проект старт алды. Проектның максаты - Бөек Ватан сугышы кагылган хатын-кызлар тарихын саклау. Проект хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт — Милосердие» парламент берләшмәсе тарафыннан булдырылган.

   Шушы көннәрдә проектны тәкъдим итү Чүпрәле районы Башкарма комитетының утырышлар залында узды. Чарада муниципаль район Советы һәм авыл җирлекләре Советы хатын-кыз депутатлары, муниципаль район Советы депутатлары, районның авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

   Чара башланыр алдыннан катнашучыларга «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» дигән фильм ролигы һәм фотографияләр презентациясе күрсәтелде.

   Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсендә Чүпрәле районы вәкиле, Кече Чынлы урта мәктәбе директоры Тәскирә Ибраһимова Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт иткән хатын-кызлар турында сөйләде. Кече Чынлы урта мәктәбендә сугыш елларында тыл хезмәтчәннәре - хатын-кызларның биографиясе, сугыш юлы һәм сугыштан соңгы хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат җыю буенча зур эзләнү эшләре алып барылуы турында да әйтеп үтте.

   Район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин әлеге проектның мөһимлеген билгеләп үтте һәм муниципаль район Советы депутатларын, авыл җирлекләре башлыкларын әлеге проектны үз авыл җирлекләрендә гамәлгә ашыру буенча эшне активлаштырырга чакырды.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International