Чуваш Чүпрәлесе авылында гомер итүче Мария Степановна Сачкова шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы һәм "Сугышның хатын-кыз йөзе түгел" проекты кысаларында Мария Сачкованы котларга район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров килде. Кунаклар юбилярга Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хатын һәм район Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.
Бүгенгесе көндә Мария Степановна ялгызы яши. Аны социаль хезмәткәр Галина Васильевна Хубахова карый. Балалары да яраткан әниләренә еш килә. Мария Степановнаның өч оныгы һәм ике оныкчыгы бар.
Юбиляр бик талантлы апа да булып чыкты. Бар эш тә кулыннан килә үзенең, бик матур итеп җырлый, баянда да уйный. Ходай сәламәтлектән аермасын үзен.