Бүген Чүпрәле районы “Җәмигъ” мәчетендә имам-хатыйблар җыелышы узды. Анда мөхтәсибәтнең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, агымдагысына бурычлар билгеләнде.
Җыелыш эшендә район Башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов катнашты. Әлеге чара Кече Чынлы авылы мәчете имам-хатыйбы Муса хәзрәт Шәйдулловның Коръән укуы һәм дога кылуы белән ачылды.
Район имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов катнашучыларга сәламләү сүзләре җиткерде. Чыгышында Татарстан Диния Назәрәтенең ел башында үткәрелгән пленум утырышында күтәрелгән мәсьәләргә тукталды.
Аерым алганда авыл имамнарын үз эшчәнлекләрендә Диния Назәрәте тарафыннан әзерләнгән Нигезләмәгә таянып эш итәргә чакырды.
- Без барыбыз да тынычлык өчен җаваплы. Шуңа да бердәм булып, бергә булып эшләргә тиешбез. Бөтен эшләрне бергә алып баргач, эшләр уң була, - дип билгеләп үтте имам-мөхтәсиб.
Агымдагы 2020 ел Татарстан Диния Назәрәте тарафыннан Туган тел елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан, мөхтәсибәтләр алдында да зур бурычлар тора.
- Милли үзаңны үстерүдә, татар теленең куллану даирәсен киңәйтүдә, туган телне өйрәтү мәсьәләләрендә мәчетләр бүген хәлиткеч роль уйный. Татар телен саклау, татар халкының үсеш стратегиясендә диннең ролен көчәйтү һ.б, һ.б. шушы юнәлештә элек тә уңышлы гына эшләр алып барылды, киләчәктә дә ул дәвам итәргә тиеш.
Билгеле, күп кенә гаиләләрдә бүген ата-ана баласы белән туган татар телендә аралашмый, бала үз туган телен белми. Болай дәвам итсә, телебез югалачак, гореф-гадәтләребез онытылачак. Телебезне белмәү, өйрәнмәү, безне рухи яктан зәгыйфьләндерә, ярлыландыра. Туган телебез искиткеч матур һәм камил. Гаиләләребез, туган-тумачаларыбыз һәм дин кардәшләребез белән ана телебездә аралашыйк. Балаларыбызга дини тәрбия белән бергә милли тәрбия дә бирү зарур. Шуңа да балалар өчен чаралар оештыру, мәчетләр каршында татар теле курслары булдыру кирәк,- диде Данир хәзрәт Шәрәфетдинов. Әлеге уңайдан агымдагы елда Иске Чүпрәле авылы мәчетендә сентябрь аеннан татар теле курслары ачылуын хәбәр итте.