Чүпрәледә "РосКвиз" интеллектуаль уены үткәрелде

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

   Бүген, 18 февральдә, "Созидание" яшүсмерләр клубында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган "РосКвиз" интеллектуаль уены үткәрелде. 

   Уен биш раундтан торды һәм дүрт команда катнашты. Катнашучыларга ТАССР, СССР һәм Россия тарихын белү, 1941-1945 еллардагы сугыш белән бәйле төрле даталар белү шарт иде.

   Уен нәтиҗәләре буенча "Беркут" командасы – 1, "Алга" – 2, "Җиңү" командасы 3 урынны яулады. Җиңүче командаларга дипломнар тапшырылды.

   - РосКвиз кебек кызыклы уеннар уздыру безгә илебез, республика, тулаем халык тарихы буенча белемебезне баетырга мөмкинлек бирә, - дип ассызыклады район Башлыгы урынбасары, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Алексей Ярухин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International