Чүпрәледә «Игелекле ишегалды» проектын тормышка ашыру дәвам итә

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

         Әлеге программа уен киңлеген, эмоциональ уңайлыкны булдыруга, организмның бозылган структураларын һәм функцияләрен яңартуга, балаларның активлыгын арттыруга юнәлдерелгән.

        Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фондының «Игелекле ишегалды» муниципаль проектын тормышка ашыру кысаларында, «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү өчен «Карамелька» социаль программасы тормышка ашырыла.

        Программада сенсор бүлмә шартларында балаларга һәм аларның ата-аналарына психологик-педагогик ярдәм күрсәтү буенча чаралар каралган. Ул «Талантлар планетасы» балалар иҗат йортында урнашкан.

        Сенсор бүлмәсе - ул тылсымлы әкият дөньясы. Биредә һәр бала үзенә тынычлык таба, куркулардан арына, иҗат итә, күңелендә булган халәтенә юл ача.

       Дәресләр коррекцион, тәрбия, үсеш принципларын күздә тотып төзелә һәм психологлар  А.З. Гайнуллова белән А. М. Шарапова тарафыннан, төркем рәвешендә дә, индивидуаль формада да атна саен үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International