Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава шартларының начараюы турында кисәтә

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

   "ТР Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУсеннә Татарстан Респудликасы территориясендә  “бик көчле җил” куркыныч метеорологик күренеше турында 1 номерлы шторм турында   түбәндәге эчтәлекле кисәтү килде:

  - 17 февральдә 21 сәгатьтән 18 февраль  06.00 сәгатькә кадәр көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метр булачак,  ә  урыны белән җил тизлеге 25 метрга кадәр (Казан шәһәрендә 22 метрга кадәр) җитәчәк;

- юеш кар, кар рәвешендәге явым-төшем, урыны белән яңгыр, көндез кайбер районнарда көчле;

- күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран;

 - бозлавык;

 - иртән һәм көндез урыны белән томан;

- юлларда бозлавык, кар “боткасы” көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International