Аларның һәрберсе батырлык күрсәтте

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

    Чүпрәледә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне уңаеннан быел да зур чаралар үткәрелде.. Алар район үзәгеннән – Сугыш һәм Хезмәт даны монументыннан башланды. Байраклар таккан 11 автомашина йөрешенә дә моннан старт бирелде. 
   Әфганчылар утырган автомашиналар район үзәге урамнарын узып ЮХИДИ автомобиле озатуында Яңа Элмәле авылына юл тотты. Анда Чечен сугышында батырларча һәлак булган Александр Шуркин истәлегенә көрәш буенча ел саен үткәрелә торган традицион турнир узарга тиеш иде. Әфганчылар автоколоннасын авыл халкы, урта мәктәп коллективы һәм укучылар җылы каршы алды. Митингтан соң мәктәп янында урнашкан обелискка венок һәм кызыл канәфер чәчәкләре салдылар. Спорт залында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Гимннары яңгырады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхвәтуллин чын күңелдән спортчыларны һәм җанатарларны сәламләделәр, Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда хәрби антларын үтәгән Чүпрәле егетләренең сугышчан батырлыклары турында сөйләделәр, Александр Шуркинның әнисе Елена Ивановнага чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырдылар. Турнир парадында шулай ук каһарманның кече энесе Юрий да бар иде. Елдагыча ярышларда чуваш милли көрәше буенча төбәкара федерация президенты, чуваш көрәше остасы, Халыкара категорияле судья, Чуваш этнокультурасының атказанган эшлеклесе Виталий Васильев та катнашты. Елена Ивановна мәрхүм улы истәлегенә шундый турнир оештыручыларның барысына да рәхмәт сүзләре җиткерде.

   Аннары әфганчылар автоколоннасы район үзәгендәге мәйданга кайтты. Әфганчыларның район советы рәисе Виктор Петухов район Башлыгы Марат Гафаровка автойөрешнең тәмамлануы турында хәбәр итте. Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбе укучылары, тармаклы технологияләр техникумы студентлары, хезмәт коллективлары вәкилләре һәм ветераннары колоннасы Мәңгелек ут янына венок һәм чәчәкләр салдылар. 
   Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган митинг геройлар Аллеясында, һәлак булган әфганчыларга куелган һәйкәл янында узды. Анда катнашучылар батыр якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә кызыл чәчәкләр салдылар. Аннан соң тугыз чаңгычыдан торган кар десантына старт бирелде. Алар яу кырында башларын салган каһарман якташларыбыз туган авылда булып аларның якыннары белән очрашулар үткәрәчәк. Чараның ахыргы өлеше «Созидание» яшүсмерләр клубында дәвам итте, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, аларның тол хатыннары һәм сугыштан туган йортларына әйләнеп кайтырга насыйп булмаган солдатларның әти-әниләре чакырылган иде. 
   «Без лаеклы һәм намуслы, кайчакта үз гомерләрен корбан итеп Ватан алдындагы хәрби бурычларын чит илләрдә үтәгән якташларыбыз алдында зур бурычлыбыз. Безнең ватандашларыбыз Әфганстанда интернациональ бурычларны үз-үзләрен аямыйча хәл иттеләр, батырлык һәм каһарманлык үрнәкләре күрсәттеләр. Без үз тарихыбызны, үз геройларыбызны, бәйрәмнәребезне онытмаска тиеш, һәм без бу истәлекле тарихи вакыгаларны балаларыбызга да тапшырырга тиешбез", - дип билгеләп үтте үз чыгышында район Башлыгы Марат Гафаров. 

   Бәйрәмдә күп кенә әфганчыларга бүләкләр тапшырылды, алар төрле күкрәк билгеләре, медальләр һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталарына ия булдылар. Әфганчылар район советының элеккеге рәисе Иршат Җиһаншин БДБ дәүләтләре башлыклары Советы каршындагы сугышчы – интернационалистлар эшләре буенча комитет карары белән II дәрәҗә «Сугышчы – интернационалист» ордены белән бүләкләнде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International