15 февраль көнне 95 яшьлек гомер бәйрәмен тыл ветераны, сугыш елларында телеграфистка булып эшләгән Сәрия Юсуп кызы Салиева билгеләп үтте.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан, "Сугыш хатын-кыз йөзле түгел" проекты кысаларында ветеранны тәбрикләргә район Башлыгы Марат Гафаров, Иске Чүпрәле авыл җирлеге Башлыгы урынбасары Рамиль Низамов килде.
Марат Гафаров юбилярга иң җылы теләкләрен җиткерде, РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты, үз исеменнән бүләк тапшырды.