Балалар иҗат йортында өстәмә белем бирү педагогларының «Йөрәгемне балаларга бирәм» дигән һөнәри осталык конкурсы узды.
Бу конкурста өстәмә белем бирү педагоглары Мөхитова Илһамия Дәүләтшәевна, Савлюкова Алевтина Ивановна, Тимошкина Лариса Львовна, Фәхретдинова Фирая Рөстәмовна, Юманов Валерий Александрович катнаштылар
Беренче конкурс этабы "Минем тормышым һәм педагогик карашым" темасы буенча узды. Бу этапта катнашучылар төп педагогик идеяләрне, тормыш өстенлекләрен, балаларга, хезмәттәшләренә һәм гомумән һөнәргә мөнәсәбәтне ачтылар.
Конкурсның икенче этабында өстәмә белем бирү педагоглары ачык дәресләр үткәрделәр.
Гомуми нәтиҗәләр буенча, 3 дәрәҗә диплом белән Юманов Валерий Александрович һәм Савлюкова Алевтина Ивановна бүләкләнделәр, 2 дәрәҗә диплом белән - Тимошкина Лариса Львовна һәм Фәхретдинова Фирая Рөстәмовна, 1 дәрәҗә диплом белән Мөхитова Илһамия Дәүләтшаевна бүләкләнде.