Чүпрәле районы җитәкчеләре Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре белән очрашалар

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

   Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Чүпрәле районы оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре сугышта катнашкан һәр кешенең, ветераннарның тол калган хатыннарының һәм тыл хезмәтчәннәренең өйләрендә булалар, аларның яшәвеше белән танышалар. Әлеге акция инде февраль башында ук башланды.

  Чараның төп максаты - балалар һәм яшүсмерләрнең игътибарын Бөек Ватан сугышы кешеләре һәм вакыйгалары турындагы хәтерне саклау проблемасына җәлеп итү, илебезнең, туган авылыбызның тарихи үткәне белән кызыксынуны үстерү, патриотизм һәм гражданлык хисе тәрбияләү.

   Җанлы әңгәмә барышында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре үзләренең биографияләре турында сөйлиләр, сугыш хатирәләре белән уртаклашалар. Оешма һәм предприятие җитәкчеләре, үз чиратында, ветераннарның тормышы һәм сәламәтлеге турында сорашалар, күчтәнәчләр тапшыралар.

   Бүгенге көндә Чүпрәле районында 5 сугыш ветераны һәм 94 тыл хезмәтчәне яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International