"Татарстан чаңгы юлы-2020" стартына мәктәп укучылары, студентлар, пенсионерлар һәм төрле оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр чыкты.
Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Марат Гафаров барлык чаңгы спортын яратучыларны бу бәйрәм белән котлады һәм әлеге чараның елдан-ел популярлаша баруын әйтте.
"Татарстан чаңгы юлы-2020" республика массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында күрсәтелгән нәтиҗәләр "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) Бөтенроссия физкулҗтура-спорт комплексының укучылар һәм өлкәннәр арасында "Чаңгы йөгерү" сынаулары буларак кабул да ителә. Бу юлысы да 13 кеше ГТОның алтын билеләренә лаек булды.
Ярышлар тәмамланганнан соң җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасында 1-3 урыннарны алган чаңгычылар Чүпрәле районы Башлыгының грамоталары һәм истәлекле призлары белән бүләкләнде.