Бүген оешма, предприятие җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре Башлыклары белән үткәрелгән киңәйтелгән киңәшмәдә район Башлыгы Марат Гафаров бүләкләр тапшырды.
«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Ф.Х.Мөхәммәтшин дипломы белән «Традицияләргә тугрылык һәм карарлар зирәклеге өчен» номинациясендә «Бердәм Россия» партиясенең Городище башлангыч бүлекчәсе секретаре Сергей Ананьевич Салифанов бүләкләнде.
Шулай ук Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе башкарма директоры К.В. Голубевның «2020 елның 2 февралендә Иске Чүпрәле авылында узган «Әтине, әнине һәм хоккейны яратам» чарасын оештыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.