Район башлыгы Марат Гафаров Мелкин Николай Андреевичны 90 яшьлек юбилее белән котлады

2020 елның 8 феврале, шимбә

        Бүген Чүпрәле районы Яңа Чәке авылында яшәүче Мелкин Николай Андреевич 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

      Хөрмәтле юбилярны туган көне белән район Башлыгы Марат Гафаров һәм Городище авыл җирлеге Башлыгы Сергей Салифанов котладылар. Марат Гафаров РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты һәм үз исеменнән бүләк тапшырды.

    Мелкин Николай Андреевич күп балалы гаиләдә туа һәм үсә. Ул иртә әтисез кала, ә аннан соң әнисе вафат була. Ул вакытта аңа 15 яшь була. Гомере буе колхозда эшли. Хатыны белән алар 6 бала тәрбияләп үстергәннәр, кызганычка каршы, игезәк улларын иртә җирләгәннәр. Тормыш иптәше Рая да бу дөньядан 9 ел элек киткән.

      Бүген ул ялгыз яши. Тик балалар аңа күңелсезләнергә ирек бирми. Һәр ай саен Мәскәүдән кадәр кайталар, юбиляр авылда кызы Альбинаның тәрбиясен күреп яши.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International