Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инстаблогер-студентлар арасында конкурс игълан итә

2020 елның 7 феврале, җомга

   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Агросәнәгать форумы һәм ТатАгроЭкспо күргәзмәсе  кысаларында инстаблогер-студентлар арасында конкурс игълан итә. Конкурс республиканың урта  уку йортлары һәм югары уку йортлары студентлары арасында уздырыла.  

   Конкурс шартлары буенча һәр катнашучы түбәндәгеләрне үтәргә тиеш:  

- Instagramда шәхси аккаунт битендә Министрлык экспозициясеннән фотография урнаштырырга; 

- күргәзмә экспонатын тасвирларга;

- Министрлыкның  рәсми аккаунтына @minselkhozprod_rt сылтама бирергә;   

-  хэштег өстәргә: #татагроэкспо2020;

- конкурс нәтиҗәләре игълан ителгәнче фотоны алмаска.

   Конкурс йомгаклары 2020 елның 20 февралендә игълан ителәчәк. Конкурста җиңүчеләр бүләкләр, грамоталар, рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, Арча районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсендә, Россия фәннәр академиясе “Казан  фәнни үзәге”нең "Татарстан авыл  хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ФДБФУендә  бер көнлек стажировка уза алалар.    

   Конкурста катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны 8(843)221-76-88 (8819) телефоны аша  алырга мөмкин.

   

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International