Чүпрәледә гаилә фермалары уңышлы эшли

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

       Бүгенге көндә Чүпрәле районында 101 крестян-фермер хуҗалыгы теркәлгән.

       Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләр, җирле үзидарә һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашындагы эшлекле киңәшмә булды.

       Киңәшмә Чуваш Бизнәсе авылындагы Леонид Мишкин һәм Виктор Карабаевның Татарстан Республикасының сөт җитештерү юнәлешендәге программасы буенча төзелгән гаилә фермалары эшчәнлеге белән танышудан башланды. Семинарда катнашучылар шушы программаны кулланма итеп алган һәм ун елга якын уңышлы гына эшләп килүче Татар Бизнәсе авылындагы Айрат Хәлиловның гаилә фермасында да булдылар.

       - Күп төзү эшләре алып бардык, төрле программаларда катнаштык. Бурычларны каплап бетердек, бүгенге көндә саф табыш алып эшлибез, - дип сөйләде үз хуҗалыклары белән таныштырып Фәния Хәлилова.

       Семинарның икенче өлеше Татар Бизнәсе авылы клубында дәвам итте.

       Сүз уңаеннан: Бүгенге көндә Чүпрәле районында 101 крестян-фермер хуҗалыгы теркәлгән. Аларда 141 кеше хезмәт куя. 52 фермер 18,5 мең гектар басуда авыл хуҗалыгы культуралары игә. Бу барлык сөрү мәйданнарының 27 проенты. 24 КФХда 1119 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 431е савым сыер. Үткән ел фермерлар 2,5 мең тонна сөт җитештерде. Алар карамагындагы машина-трактор парклары да яңартылып тора. 2019 елда фермерлар 43,6 миллион сумлык 25 берәмлек техника алган. Өч фермер җәмгысе 7,5 миллион сумлык грант откан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International