Чүпрәледә сугыш ветераны Валентина Калачева белән очрашу оештырылды

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

       Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Уби авылында яшәүче сугыш ветераны Калачева Валентина Петровна белән очрашу оештырылды.  

       Ветеран белән очрашуга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, РЭС “ Челтәр компаниясе” җитәкчесе Айрат Низамов һәм авыл җирлеге башлыгы Александр Ярухин килделәр.

      Калачева Валентина Петровна 1 ноябрь көнне Чүпрәле районы Уби авылында туа. Уби җидееллык мәктәбен һәм Хорновар-Шигали урта мәктәбен тәмамлый. Уби мәктәбендә укытучы булып эшли.

       1942 елның 20 маенда Валентина Петровнага фронтка повестка килә. Ул Көнбатыш фронты унынчы армия 96 нчы гвардия укчылар полкына эләгә. Полкта машинистка хезмәте үти, фронт өчен кирәкле документлар бастыра.

        1944 ел башында Валентина Петровна «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә. Бүләкләр арасында шулай ук “II дәрәҗә Ватан сугышы” ордены, “Германияне җиңгән өчен" медале дә бар.

         Валентина Петровна 1952 елда Буа шәһәренә күченә, интернатта укытучы булып эшли.

        Бүгенге көндә ул үзенең туганы Аюгина Ираида Константиновна белән көн күрә.

       “Мин салкын көннәрне дә, ачлыкны да, иптәшләремнең үлемен дә, бомбага тотуларны да, яралануларны дакичердем", – дип Валентина Петровна үзенең көндәлегенә язып куйган.

        «Сугышта катнашучылар белән аралашуның һәр мизгелен кадерләргә кирәк, алар исән чакта без сугыш турындагы истәлекләрне язып калырга тиешбез. Кызганычка каршы, Чүпрәле районында алар бишәү генә исән калды»,– дип билгеләп үтте Алексей Ярухин.

       Кунаклар ветеранга сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International