Чүпрәледә ТАССРның 100 еллыгы флагы күтәрелде

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

  30 нчы февраль көнне Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты каршында ТАССРның 100 еллыгы флагы күтәрелде. Әлеге чара район Советының өченче чакырылыш кырык икенче утырышы кысаларында узды. Тантанада район Башлыгы Марат Гафаров, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, депутатлар, җитәкчеләр, ветераннар, мәктәп укучылары катнашты.

  - ТАССРның 100 еллыгы ул – республика тарихы һәм аның күпмилләтле халкы өчен мөһим вакыйга. Шушы еллар эчендә күп кенә сикәлтәле, данлыклы юллар үтелгән. Бүген Татарстан - Россиядә иң алдынгы төбәкләрнең берсе. Аның үсешенә үзләренең хезмәтләре белән лаеклы өлеш керткән шәхесләргә, ветераннарга олы рәхмәтләребезне әйтәбез, - диде Марат Гафаров үзенең чыгышында.

   Шакир Ягудин Татарстан төзелүнең 100 еллыгы белән тәбрик итеп, республика күләмендә Чүпрәленең дә алга таба зур үсешләргә ирешүен теләде.  

   ТАССРның 100 еллыгы флагын күтәрү хокукы Городище авыл җирлеге Башлыгы Сергей Салифановка һәм 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы, Укучылар Думасы рәисе Айдар Маликовка бирелде.

   Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов Указы белән 2020 ел ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителде. ТАССРның 100 еллыгының беренче флагы ТР Президенты резиденциясе мәйданында күтәрелде.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International