Чүпрәледә иҗтимагый тыңлаулар уза

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

   Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану идарәсе  республика территориясендә аучылык байлыкларының 2020-2021  елларга  лимитын раслау турында документны әзерләү буенча эш башланганлыгы турында хәбәр итә. Шуның белән бәйле рәвештә, республика районнарында иҗтимагый тыңлаулар уздыру планлаштырыла.

   Сораулар яки тәкъдимнәр булган очракта, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану идарәсенә 24 мартка кадәр  420021, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы  яки ojm@tatar.ru  электрон  адрес  буенча хәбәр итәргә мөмкин.

   Бу мәсьәлә буенча, Чүпрәледә иҗтимагый тыңлаулар  25 мартка 10.00 сәгатькә билгеләнгән. Чара Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 15 йорт адресы буенча узачак.  

   Барлык мәгълүматлар белән  идарә сайтында http://ojm.tatarstan.ru сылтамасы белән кереп карарга була

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International