Терекөмешле приборлары ватылган очракта нишләргә?

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

   Әгәр дә градусник, яисә башка терекөмешле прибор ватылса, түбәндәге гамәлләрне үтәргә кирәк:

- Һава керсен һәм бинадагы температура кимесен өчен тәрәзәләрне ачыгыз (фатирда җылырак булган саен, металлның парлануы активрак бара).
-  Прибор ватылган бүлмәгә кешеләр һәм хайваннар керүне чикләргә.
-  Кулга резин перчаткалар киеп, йөзне марля бәйләвече белән каплап, җиңелчә генә суда юешләнгән гәҗит белән терекөмешне җыеп алыгыз, иң вак шарларны лейкопластырь ярдәмендә җыярга мөмкин.
- Җыелган терекөмешне сулы савытка салыгыз һәм тыгыз итеп ябыгыз. Су терекөмеш парланмасын өчен кирәк. Савытны чүп савытына, унитазга ташламагыз һәм урамда да түкмәгез!
- Терекөмеш түгелгән урынны щетка яисә пульверизатор ярдәмендә, концентрацияле марганцовка эретмәсе белән эшкәртегез! Якынча бер сәгатькә калдырыгыз, ә аннары сабынлы-содалы эремә  (40 г. хуҗалык сабыны һәм 50 г. азык содасын бер литр суда эретергә) ярдәмендә юыгыз!
- Бер тәүлек эчендә бүлмәгә кермәскә тырышыгыз. Аннары исә идәнне су белән юарга була.
- Терекөмешне җыйганнан соң, авызны көчле үк булмаган  марганцовка эретмәсе белән чайкагыз, 2-3 таблетка активлаштырылган күмер кабул итегез - бу организмга токсиннарның йогынтысын киметәчәк.
          Демеркуризация (терекөмешле пычратуларны бетерү һәм терекөмешле калдыкларны утильләштерү буенча чаралар) үткәрү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтләренә (ЕДДС) мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International