27 гыйнвар – Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмиәткә ия булган көн. 1944 елның нәкъ шушы көнендә Ленинград блокадасы өзелеп, каһарман шәһәр фашист камавыннан азат ителә. Бу истәлекле датага багышлап, бүген Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә “Блокада икмәге” дип исемләнгән республика акциясе үтә.
Акциягә Чүпрәле районы халкы да кушылды. Мәгариф учреждениеләрендә укучылар белән Ленинград блокадасы темасына багышланган Хәтер дәресләре үткәрелде. Музейларда да бу көнгә багышланган чаралар узды.
Үби авылы мәдәният йортында стенд, шулай ук 125 граммлы кара ипи кисәкләре әзерләнгән иде. Бу – блокада дәвамында Ленинградта һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма булган.