Синоптиклар фаразына караганда, 22 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә кар, юеш кар һәм яңгыр көтелә, төнлә урыны белән көчле җил. Аерым районнарда 500-1000 метрга кадәр күз күреме начараю белән буран, юлларда көчле бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба, тизлеге 8-13 м/с, урыны белән 15-20 м/с ка кадәр җитүе ихтимал.
Төнлә һаваның минималь температурасы 0..2 тәшкил итәчәк. Максималь һава температурасы көндез 0..+2.
Юлларда бозлавык, кар боткасы.