1 номерлы Иске Чүпрәле "Кояшкай" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2020" республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы узды. Анда районның 5 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе катнашты.
Тәрбиячеләргә ике конкурс сынавы: балалар белән педагогик чара, иҗади презентация узарга туры килде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, 1 урынга - О.А. Серафимова, Иске Чүпрәле башлангыч мәктәбе - балалар бакчасы тәрбиячесе, 2 урынга – Э.А. Санатуллова, 2 номерлы Иске Чүпрәле "Әкият" балалар бакчасы тәрбиячесе, 3 урынга – С.Р. Сәлимҗанова, 1 номерлы Иске Чүпрәле "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе лаек булды.
1 һәм 2 урыннарны алган тәрбиячеләргә зона этабында уңышлар телик.