Городищеда авыл көне

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

   Городище авылы халкы өчен Качмануда (Крещение) Авыл көнен билгеләп үтү традициягә әйләнде. Быел әлеге бәйрәм 7 нче тапкыр билгеләп үтелде. Авыл халкын бәйрәм белән котларга Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров та килде. 

   - Авыл көне безнең өчен зур бәйрәм - күңел һәм иман бәйрәме. Бу безгә гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклап калырга ярдәм итә. Городище - бай тарихлы авыл. Биредә хезмәт сөючән һәм тырыш халык яши, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Марат Ринатович. Аннан соң ул Чувашия Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Чабаксар шәһәренең "Тус" төзелеш компаниясе генераль директоры Николай Угасловка  авылны үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде.

   Бәйрәмгә килүчеләргә Чабаксар шәһәреннән килгән артистлар үзләренең җыр-биюләрен бүләк итте. Авыл көне спорт ярышлары, уен-көлке, төрле күңел ачулар белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International