Укырга теләге булган әниләр өчен

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

   Райондагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Демография» милли федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган (6 яшькә кадәр) эшләмәүче хатын-кызларның киләчәк һөнәри үсешен тәэмин итүгә һәм хезмәт базарында конкурентлылык сәләтен арттыру юнәлешендә 2020 елга белем алу өчен гаризалар кабул итә. Уку бушлай.

   Моннан тыш, уку чорында бюджет хисабыннан стипендия түләү каралган. Хәзергесе вакытта  үзәктә һөнәрләр һәм укыту программалары исемлеге формалаштырыла. Әлеге исемлекне төзегәндә укырга теләге булган  хатын-кызларның  да  фикерләре, нинди юнәлештә белем алырга теләүләре  исәпкә алыначак.

   Программада катнашу өчен район халкын эш белән тәэмин итү үзәгенә 2-25-87 телефоны буенча шалтратырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International