Чүпрәле мөгаллимнәре "Россиянең Ел укытучысы - 2020" конкурсында көч сынадылар

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

       "Россия Ел укытучысы" конкурсы ел саен үткәрелә.

       1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә бүген, 2020 елның 16 гыйнварында "Россия Ел укытучысы–2020" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурсның максаты - алдынгы педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, педагогик хезмәтнең абруен күтәрү һәм тәҗрибә белән  уртаклашу.
        Конкурсның муниципаль финалында 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенән - Резедә Алиева, башлангыч сыйныфлар укытучысы, Хорновар-Шигали урта мәктәбеннән- Светлана Соловьева, инглиз теле укытучысы, Түбән Чәке урта мәктәбеннән -Зөлфия Нуртдинова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Алешкин-Саплык урта мәктәбеннән -Светлана Романова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Шланга урта мәктәбеннән- Дамир Измайлов, физкультура укытучысы тәкъдим ителде. 
       Конкурста катнашучылар укучылар белән ачык дәресләр үткәрделәр һәм сайланган темаларга мастер-класслар күрсәттеләр. 
       Нәтиҗә ясаганнан соң тантаналы бүләкләү булды, анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов катнашты. 
       "Укытучы - ул яңа буынны тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертә һәм илебезнең киләчәге дә шуңа бәйле. Барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйм, укучыларыгыз сезнең уңышларыгыз белән куандырсын»,– дип билгеләп үтте Айрат Җәләлов.
       "Россиянең Ел укытучысы–2020" конкурсында Светлана Соловьева җиңде, 2 һәм 3 урыннарны Резедә Алиева һәм Дамир Измайлов бүлеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International