Бүген, 2020 елның 15 гыйнварында, Чүпрәле районы өлкәне Мөшәрәпова Вәсыйфа Санатулла кызына 90 яшь тулды. Тәтеш районындагы өлкәннәр өчен интернат-йортына аны котларга район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Марс авыл җирлеге Башлыгы Рафикъ Җамалетдинов килделәр. Алар аңа РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырдылар.
- Сугыштан соңгы елларда күрсәткән хезмәтләрегез өчен Сезгә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, - диде Алексей Ярухин, юбилярга сәламәтлек һәм озын гомер теләп.
Мөшәрәпова Вәсыйфа Санатулла кызы Түбән Каракитә авылында туган һәм үскән. Гомере буе колхозда эшләгән. Аның гаиләсе дә, якын туганнары да юк.
2019 елның ноябрь аеннан бу йорт - аның икенче гаиләсе. Биредә җылы һәм уңайлы, тәрбия дә үзенчәлекле. Моның өчен ул бик рәхмәтле.