300 гә якын чүпрәлеле чаңгыга басты

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

   Район чаңгычылары спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында Кыш бабай призларына ярыштылар. Чүпрәле урманчылыгы территориясендә урнашкан чаңгы базасындагы ярышлар район мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышы белән башланып китте.

   Ярышларда гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, оешма, учреждение, авыл җирлекләре хезмәткәрләре һәм барлык теләүчеләр катнашты. Гомумән, стартка 300 якын спортчы басты. Чаңгыга басучылар арасында иң яше - Яңа Элмәле авылыннан 9 яшьлек Кристина Карсакова, иң олкәне Кече Аксу авылында яшәүче 80 яшьлек Леонид Албутов иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International