Чүпрәле район Башлыгы Марат Гафаров тыл ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котлады

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

 Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында яшәүче тыл ветераны Сафиулла кызы Җәмилә Сафиуллованың  9 январьда 90 яшьлек юбилее булып үтте. 

   Җәмилә апаны бу олуг бәйрәме белән котларга район Башлыгы Марат Гафаров та килде. Ул юбилярның хәл-әхвәлләрен сорашты, тормыш-көнкүреше белән танышты, барлык хезмәтләре, шул исәптән Татарстан Автономияле Советлар Союзы Республикасына үсешенә керткән лаеклы хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Шәхсән үзеннән бүләк һәм Россия Президенты В.В.Путиннан килгән открытканы тапшырды.

   Җәмилә апа - сугыш чоры баласы. Авыр сугыш елларында аңа урман кисәргә, колхоз кырларында эшләргә туры килә. Үзенең бертуган өч абыйсын хәбәрсез сугыш кырында югалта. Илле яшендә  тормыш иптәше Фатих абый фаҗигале рәвештә үлеп китә. Алты бала белән ятим калган Җәмилә апа, ару-талуны белмичә, балаларны аякка бастыра, кеше итә, олы тормыш юлына чыгара. Югары уку йортларында укыта алмаса да, хезмәтне сөяргә, кешеләргә хөрмәтле, олыларга игелекле булырга өйрәтә. 

   Бүгенге көндә ул үзенең төпчек улы Иңгель, килене Гүзәл хөрмәтендә яши, биш вакыт намазын калдырмый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International