Яңа ел балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә күңелле әкият чоры булып тора.
Бүген «Җылы йорт»приютында да Яңа ел атмосферасы хөкем сөрде. Әлеге сихри бәйрәм белән аларны котларга әкият геройлары, Кыш Бабай һәм Кар кызы гына түгел, Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров, социаль яклау идарәсе начальнигы Зөлфия Юсупова һәм Кайбыч районыннан әлеге тармак вәкилләре дә килгән иде.
Балалар кадерле кунакларны зур шатлык белән каршы алдылар һәм алар өчен бәйрәм номерлары әзерләделәр. Кемдер шигырьләр укыды, кемдер җырлар җырлады.
Марат Гафаров балаларны яңа 2020 ел белән котлады, теләкләрнең чынга ашуын, сәламәтлек, бәхет, укуларында уңышлар теләде. Ә теләкләренең берсен Марат Ринатович үзе тормышка ашырды, балаларга велосипедлар тапшырды.
Балалар да район башлыгына үз куллары белән әзерләгән истәлекле бүләк тапшырдылар.