Кече Чынлы авылы мәчете имам-хатыйбына Татарстан мөфтие исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

  Бүген Кече Чынлы авылы мәчете имам-хатыйбы Җәүдәт хәзрәт Халитов 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу уңайдан ул бик күп котлаулар алды.

       Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов озак еллар дини кыйммәтләрне таратуга зур өлеш керткән хезмәте өчен Җәүдәт хәзрәткә рәхмәт белдерде һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Рәхмәт Хаты тапшырды, зәвык белән ясалган, догалар төшерелгән чынаяклар бүләк итте, исәнлек теләде.
       Юбилярга җылы тәбрикләү сүзләре “Цильна” җәмгыяте директоры Барис Гафуров исеменнән дә җиткерелде. Җәүдәт Халитов җәмгыятьтә озак еллар агроном вазифасын башкара, райондагы орлыкчылык инспекциясендә, ягулык белән тәэмин итү оешмасында хезмәт куя.

      Авыл халкына дини вәзгыять юнәлешендәге хезмәтен исә ул 15 еллап башкара. Һәм менә үзенең юбилей көнендә әлеге имамлык вазыйфасын Муса хәзрәт Шәйдулловка тапшырды.
Район мөхтәсибе мәчетнең яңа имам-хатыйбына уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International