ТР Президенты Чүпрәле районына яңа мәктәп автобусы тапшырды

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

   Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хастаханәләрнең баш табибларына һәм авыл мәктәпләре директорларына ашыгыч медицина ярдәменең яңа автомобильләре, күчмә флюорографлар һәм мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды.

   Чарада Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов катнашты. Президент аларга яңа мәктәп автобусы ачкычы тапшырды.

   Чарада барлыгы район мәктәпләренә 25 автобус тапшырылды. Хәзерге вакытта республиканың мәктәп автобуслары автопаркы 790 транспорт чарасыннан тора, алар 22 меңгә якын укучыны 852 маршрут буенча йөртә.

   «Иң мөһиме, балалар - безнең киләчәгебез. Бүген без шулай ук балаларны йөртү өчен автобуслар тапшырабыз. Кызганыч, без һәр авылда да яхшы уку йорты булдыра алмыйбыз, әмма безнең автомобильләр мәктәпләргә барып җитү мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирә. Балаларны йөртү системасы төзелгән, әмма без яңарту юнәлешендә актив эшлибез. Бөтен эш республикабызда яшәүче кешеләр файдасына бара», — дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International