Чүпрәледә Бөек Ватан сугышы ветеранын Яңа ел белән котладылар

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

   «Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап» партия акциясе кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең Яңа Ишле башлангыч бүлекчәсе секретаре Радик Мөхәммәтҗанов Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх Җәлалетдинов белән очрашты.

   Радик Усманович ветеранны Яңа ел һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән  котлады һәм бүләкләр тапшырды. Яңа Кәкерле төп мәктәбе директоры Шамил Абдрахманов тарафыннан да ветеран адресына җылы теләкләр яңгырады.

   Акция Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International